Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар нормалары турында

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату эшчәнлеге алып барыла торган шәхси эшмәкәр Сәитова Р.М.ның  «Әл-Хәят» кибете сатучысы өчен семинар үткәрде. Чараның төп юнәлеше булып кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нормаларын, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезләрен сатучыга җиткерү тора.

Чара азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International