Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча районы Сикертән мәктәбенең 6-9 сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Мәгълүмати-агарту чарасының максаты - укучыларны Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре, шул исәптән аны куллануның практик аспектлары белән таныштыру. Тематик дәрестә азык-төлек товарлары, техник яктан катлаулы товарлар, тиешле һәм тиешенчә сыйфатта булмаган товарлар сатып алганда кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләрен, җәмәгать туклануы, финанс хезмәтләре, хәрәкәтчән элемтә хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен, товарларны дистанцион рәвештә сату ысулларын һ.б. тикшерделәр. Суд практикасыннан мисаллар китерделәр. Чарада яшь аудитория мәнфәгатьләрен исәпкә алып әзерләнгән өйрәтү материаллары (белешмәләр һәм мәгълүмати брошюралар) кулланылды.
Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткәрелә торган дегустацияләр турында мәгълүмат бирелде.
Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.