Баулыда эшмәкәрләр белән очрашу булды

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Баулы муниципаль районы Башкарма комитетында район башлыгының эшкуарлар белән еллык эшлекле очрашуы булды. Әлеге очрашуда Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 16нчы идарәсе башлыгы урынбасары, Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының төбәк вәкиле, район хезмәтләре белгечләре катнашты. Әлмәт территориаль органы белгече Кадрия Галиева да бу очрашуда сүз алды.

Очрашуда катнашучыларга районның социаль-икътисади хәле, салым законнарындагы үзгәрешләр һәм Татарстан Республикасында эшмәкәрләргә булган ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Кадрия Галиева алкоголь законнары һәм контроль-инспекция эшчәнлеге өлкәсендәге яңалыклар, алкоголь базарындагы типик хокук бозулар һәм аларны булдырмас өчен күрелергә тиешле чаралар турында сөйләде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының төп маддәләрен, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карарын аңлатты.

Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре Әлмәт территориаль органының алкоголь һәм кулланучылар базары өлкәсендәге белгеченә сораулар бирү мөмкинлегеннән файдаландылар һәм тулы аңлатмалар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International