Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре мәктәп укучылары өчен куллану культурасын формалаштыруга һәм товарлар, хезмәтләр сатып алганда төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтүгә юнәлдерелгән укыту чаралары үткәрә.
Алар балаларны Кулланучылар хокукларын яклауның гамәлдәге системасы, товарлар сатып алуга, эшләр башкаруга һәм хезмәтләр күрсәтүгә бәйле төрле тормыш ситуацияләрендә үз-үзләрен дөрес тоту тәртибе белән таныштыра.
Шундый очрашуларның берсе Бөгелмә шәһәренең 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Очрашу барышында Әлмәт территориаль органы хезмәткәре укучыларга кулланучыларда барлыкка килә торган иң киң таралган ситуацияләр турында сөйләде. Әңгәмә барышында тәҗрибәдән мисаллар китерелде, яңа кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау буенча гади киңәшләр бирде.
Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы уздыру турында мәгълүмат бирелде. Чара тәмамлангач, барлык катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәләр һәм газеталар таратылды.