Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «Б» кафесында шәхси эшмәкәрләрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 15 атмада - 24 шешә.
Әлеге хокук бозу өчен РФ КоАПның 14.19 маддәсе, 14.16 маддәсенең 2 өлеше, 14.17.1 маддәсенең 2 өлешенә (этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен бозу; этил спирты (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше (ваклап сатудан тыш), аларны җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы озата баручы документлардан башка; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә генә гамәлгә ашыручы зат (индивидуаль эшкуар) тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз рәвештә ваклап сатуга карый.
Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Планнан тыш документар тикшерү үткәрелә.