Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Затлы» ҖЧҖ сәүдә объектында кулланучылар һәм сатучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлату буенча консультация өстәле оештырды. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның төп маддәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату – алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре аңлатылды. Сатыла торган товарларның сыйфаты мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү турында консультацияләр бирелде.
Чара азагында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.