«Центр-2» ҖЧҖ кибетендә семинар уздырдылар

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча районының Ташкичү авылындагы «Центр-2» ҖЧҖ кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күчмә семинар үткәрделәр. Биредә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату эшчәнлеге алып барыла.

Чара барышында сәүдә челтәренә китерелә торган товарларның сыйфаты, товарларның социаль әһәмиятле төркемнәренә бәяләр мәсьәләләре каралды. Шулай ук сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыруның дөреслеге турында мәгълүмат бирелде.  Моннан тыш, мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу буенча консультацияләр бирелде.

Чара азагында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International