Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә районының Түбән Көек авыл җирлеге бинасында гражданнарны кабул итте.
Авыл халкына көтелгән очрашу турында белдерүләр аша алдан ук хәбәр ителде һәм алар билгеләнгән вакытта кызыксындырган сораулар белән территориаль орган хезмәткәренә мөрәҗәгать иттеләр.
Кабул итү барышында сәүдә, дистанцион сату өлкәсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр керде. Барлык сорауларга да гражданнар гамәлдәге законнар нигезендә җаваплар алдылар.
Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау темасына буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.