Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы бистәдә «Порт-Маркет» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту чарасы уздырдылар.
«Порт-Маркет» - алкоголь продукциясен сату буенча махсуслаштырылган кибет. РФ территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон белән җайга салына.
Россия Федерациясе территориясендә ваклап сатыла торган алкоголь продукциясендә мәҗбүри рәвештә түбәндәге белешмәләр булырга тиеш:
- алкоголь продукциясе атамасы,
- бәясе,
- җитештерүченең исеме (юридик адресы),
- алкоголь продукциясе барлыкка килгән ил,
- этил спирты микъдары,
- продукцияне саклау шартлары һәм алкоголь продукциясен куллануның сәламәтлеккә зыяны турында мәгълүмат.
Күрсәтелгән мәгълүмат кулланучыларга товар этикеткасында җиткерелә. Шулай ук әлеге төр продукцияне сатучы кулланучыга уңайлы урында лицензиянең номеры һәм гамәлдә булу вакыты, шулай ук аны биргән орган турында мәгълүмат бирергә тиеш. Алкоголь продукциясен сатканда сатучы кулланучы таләбе буенча товарга товар-озату документациясе белән таныштырырга тиеш.
Кануннарда алкоголь сату вакыты буенча чикләүләр бар. Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен сату рөхсәт ителми. Продукциядә җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сатып алучы үз теләге белән мондый товарны тиешле сыйфатлы товарга алмаштыруны йә сатып алынган товардан баш тартуны һәм товар өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.