Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «Б» барында шәхси эшмәкәрләрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкогольле һәм спиртлы продукциянең гомуми күләме 8 атамада 16 шешә тәшкил итә.
Тикшерү материалы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды, анда планнан тыш документар тикшерү үткәрелә.
Әлеге хокук бозу өчен РФ КоАПның 14.19 маддәсе, 14.16 маддәсенең 2 өлеше, 14.17.1 маддәсенең 2 өлешенә туры килә торган (этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен бозу; этил спирты әйләнеше (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше (ваклап сатудан тыш), аларны җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы озата баручы документлар булмау; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә генә гамәлгә ашыручы зат (индивидуаль эшкуар) тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз рәвештә ваклап сату) җаваплылык карлаган.