Автозапчастьләр кибетендә сатучыларны укыттылар

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә районында автозапчастьлар сатучы шәхси эшмәкәр Шәйхиева А.Ф. сәүдә объектында сатучылар өчен уку семинары үткәрде. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын һәм сәүдә кагыйдәләрен сатучыларга җиткерү - чараның максатчан юнәлеше булып тора.

Һичшиксез, автозапчастьлар сатып алганда, сез аны автомобиль ремонты яки өстәмә җиһазлар сыйфатында кулланырга исәп тотасыз. Бәлки, аның ярдәмендә Сез автомобильнең нинди дә булса техник характеристикаларын яхшыртырга теләр идегез. Әмма төрле вәзгыять була һәм һәрвакытта да тиешле автозапчасть сатып алып булмый. Шуңа бәйле рәвештә мондый автозапчасть туры килмәскә мөмкин булган хәлләр дә еш очрый.  Укыту барышында әлеге өлкәдәге бәхәсләрне хәл итү практикасындагы вәзгыять каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International