Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Арча шәһәренең «КООП-хезмәтләр» ҖЧҖ сәүдә нокталары сатучылары өчен аңлату чарасы үткәрде.
Чара барышында сатучыларга һәм сатып алучыларга кулланучылар законнарының нигезләре, дәгъва бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару һ.б. аңлатылды. Килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат һәм территориаль органның контакт мәгълүматлары булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.