Массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре «Чистай-информ» «Татмедиа» АҖ филиалының «Чистай хәбәрләре» газетасы редакциясе вәкилләре белән очрашу оештырды.
«Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын үтәү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ел саен кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы үткәрә.
Чара барышында 2024 елда Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсына йомгаклар ясалды. Кызганычка каршы, бу юлы «Татмедиа» АҖнең «Чистай-информ» филиалы конкурста җиңүгә ирешә алмады. 2025 елда уртак тырышлык белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне яктырту ысуллары һәм формалары камилләштереләчәк.