Белгечләр «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең «Изгелек» тернәкләндерү үзәге ял итүчеләре белән очрашулары дәвам итә.

Ай саен кунакчыл үзәк ял итүчеләр өчен үз ишекләрен ача, анда Яр Чаллы шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының башка районнарында яшәүче 30дан артык кеше сәламәтлеген ныгыта.

Чара ял итүчеләр һәм белгечләр арасында турыдан-туры диалог формасында узды. Әлеге очрашуда белгечләр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шәхси консультацияләр үткәрделәр, кулланучылар базары мәсьәләләрен хәл итүдә киңәшләр бирделәр.

Килеп туган хәлләрне мисалларда тикшерделәр һәм мәсьәләләрне хәл итүнең оптималь юлларын таптылар.

Тыңлаучылар бик игътибарлы, актив булдылар, сораулар буенча фикер алышканда һәркем үзе өчен мөһим һәм файдалы мәгълүмат ишетә алды.

Чарада катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар белешмәләре таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International