«Татмедиа» АҖ филиалы вәкилләре белән очрашу уздырдылар

2025 елның 7 феврале, җомга

Ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсында актив катнаша. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатында үткәрелә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре Алексеевск районының «Заря» газетасы редакциясе вәкилләре белән очрашу оештырды.

Чара барышында 2024 елда Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы йомгаклары яңгырады. Конкурста актив катнашкан өчен «Татмедиа» АҖнең «Заря» филиалы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Моннан тыш, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законын гамәлгә ашыруга, кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен судта яклау тәртибе һәм ысулларына кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белешмәләр һәм буклетлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International