«Зөфәр» кибетендә семинар үткәрделәр

2025 елның 7 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында әйдәп баручы белгеч-эксперты Теләче районының Алан авылында урнашкан «Зөфәр» ҖЧҖ сәүдә объектында сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча семинар үткәрде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, сәүдә кагыйдәләрен сатучыларга җиткерү - чараның төп юнәлеше булып тора. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре аңлатылды. Чара азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән, кулланучылар өчен товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International