Җирле үзидарә органнарына кулланучылар хокукларын яклау чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре беркетелгән

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Монастырьское авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен укыту семинары үткәрделәр.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ канунының 44 маддәсе нигезендә җирле үзидарә органнарына кулланучылар хокукларын яклау чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре беркетелгән. Муниципалитетлар кулланучыларның шикаятьләрен карарга, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аларга консультация бирергә, ә хокук бозулар ачыкланганда, аларның шикаятьләре буенча башкарма хакимият вәкилләре товарларның (эшләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең) сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тикшереп торучы тиешле вәкаләтле федераль органнарына хәбәр итәргә хокуклы.

Халык арасында еш барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде, товарны ваклап сату-алу килешүе буенча сатуның «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 маддәсе белән көйләнә торган дистанцион ысулын җентекләп карадылар.

Кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар арасында таратыла торган белешмә-мәгълүмат материаллары, буклетлар һәм газеталар тапшырылды. Алар тар юнәлешле, киңәш характерында эшләнгән һәм кулланучыга үз хокукларын яклау өлкәсендә тиз арада кирәкле мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International