Нурлат шәһәрендә укучылар өчен белем бирү чарасы үткәрелде

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнодзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Нурлат шәһәренең 2нче мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча укыту чарасы үткәрделәр.

Чараның максаты - укучыларның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрен арттыру, аларда грамоталы кулланучылар тәртибе күнекмәләрен һәм үзләренең куллану хокукларын мөстәкыйль яклый белү күнекмәләрен формалаштыру, яшь буында иҗади сәләтләрне ачыклау һәм үстерү.

Сыйныфтан тыш дәрес вакытында укучылар белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормаларын, ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләрен карадылар. 

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы номерлары таратылды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International