Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, сатып алучыларның (кулланучыларның) якланмаган категориясе буларак, иң беренче чиратта өлкән яшьтәге гражданнарны алдау практикасының таралуын булдырмау максатыннан, даими рәвештә өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашулар үткәрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде. Очрашуда катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге федераль законнарның төп нигезләмәләре, зыян күрүчеләргә зыянны каплау кагыйдәләре, гражданнарның хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылганда эш итү алгоритмы аңлатылды. Бәхәсле ситуацияләрдә ничек эш итәргә, үзеңне ничек итеп мошенниклардан саклау турында мәгълүмат җиткерелде. Сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган, шул исәптән дистанцион ысул белән сатып алынган товарларны сатып алу, көнкүреш хезмәтләре, финанс хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр бирелде.