Алексеевск районы мәдәният йортында җирле җитештерүче продукциясе күргәзмәсе узды

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Алексеевск районы мәдәният йортында «Эдем» ҖЧҖ җитештергән продукция күргәзмәсе узды.

Бүген ул Алексеевск районының иң эре сәүдә предприятиесе. Аның активында кафе, кунакханә, кибетләр, кием тегү һәм ремонтлау ательелары, чәчтарашханә, икмәк пешерү урыннары бар.

Әлеге предприятие җирле җитештерү продуктларын сата, аларның 40 процентын заманча саклагычлар, суыткычлар, балык, ит, сөт, яшелчәләр эшкәртү линияләре белән җиһазландырылган үз базасында эшкәртә.

Күргәзмәдә үзләре җитештергән продукция: яңа пешкән икмәк, икмәк-булка һәм кондитер әйберләре, шок белән туңдырылган ярымфабрикатлар, тортлар һәм десертлар, балык продукциясе һәм башкалар тәкъдим ителгән.

Күргәзмәне үткәрү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре гражданнарга консультацияләр бирделәр, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча мәгълүмати буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International