Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының төп юнәлешләреннән берсе - локаль, федераль һәм челтәр булмаган кибетләрдә социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына атна саен мониторинг уздыру. Бәяләр мониторингы беренчел ихтыяҗдагы социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының торышын ачыклау һәм аларның үзгәрүен анализлау өчен үткәрелә.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының бәяләре һәм ассортименты мониторингын уздырдылар, Әлмәт шәһәренең сәүдә нокталарында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сатучылар һәм сатып алучылар өчен өйрәтү чаралары уздырдылар.
Чарада катнашучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән билгеләнгән ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре белән таныштырдылар. Кибет сатучылары һәм сатып алучылары кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алу мөмкинлегенә ия булдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар һәм брошюралар рәвешендәге продукция, шулай ук «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы чыгарылышының нөсхәсе таратылды.