2025 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районының «Оникс» үзәгендә 8-11 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алганда хокукларын һәм бурычларын аңлату. Дәрес барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Чыгыш кызыксындырган сораулар буенча телдән консультация бирү белән үрелеп барды. «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, әңгәмә темасына кагылышлы буклетлар таратылды.
Балалар хәзер социаль челтәрләрне актив кулланучылар булганлыктан, аларны нигездә товарларны дистанцион ысул белән сатып алуга бәйле сораулар кызыксындырды. Тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибен карадылар. Укучыларның үтенече буенча техник яктан катлаулы товарлар исемлеген өйрәнүгә җентекләп тукталдылар.
Коррупциягә каршы юнәлештәге һәм финанс белеме буенча мәгълүмат бирелде.