«Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән очраштык

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Кулланучы хокукларын белү һәркемгә товарларның сыйфаты, аларның сәламәтлек, торак, табигать өчен куркынычсызлыгы проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә, нормаль базар мөнәсәбәтләрен булдыруда ярдәм итә. Кулланучылар арасында агарту чаралары үткәрү мөһим һәм аларны олы тормышка чыкканчыга кадәр кичектереп торырга ярамый. Алынган белемнәр куллану кыйммәтләренең үз системасын эшләргә ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе активистлары белән очрашу булды. Чараны эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина үткәрде.

Әңгәмә балаларны безнең оешма эшчәнлеге белән таныштырудан башланды. Товарларны сату-алу, шул исәптән яшүсмерләрдә зур кызыксыну уята торган интернет-сатып алулар мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Төрле ситуацияләрдә грамоталы кулланучылар тәртибе җитди проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә. Аңлату территориаль орган практикасыннан мисаллар белән үрелеп барды. Чарада катнашучыларга кулланучылар дегустациясе нәтиҗәләре, кулланучылар хокукларын яклау буенча үткәрелә торган  Олимпиада турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International