Нурлат районының Бурмәт авыл җирлеге белгечләре өчен уку семинары үткәрелде

2025 елның 14 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат районының Бурмәт авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар үткәрде. 

Чараның максаты - җирле үзидарә органнары белгечләренең хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыру.

Семинарда кулланучылар законнарының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар, товарны ваклап сату килешүе буенча сатуның «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 маддәсе белән көйләнә торган дистанцион сату ысулын карадылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Танышу өчен белгечләргә «Вестник потребителя Татарстана» газетасының номерлары һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International