Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча идарәсеннән районның авыл кибетләренең берсендә алкоголь продукциясен товар үткәрү документларысыз сату факты буенча эш материалы килде. Беркетмә нигезендә 79,41 литр сыра тартып алынган һәм территориаль органга тапшырылган.
Документлар буенча тикшерү барышында алкоголь һәм тәмәке базарларын контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт сайтында хакимият органының «шәхси кабинетына» керү гамәлгә ашырылды https://service.fsrar.ru/cabinet/home). Шәхси эшмәкәр К.ның этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне анализлаганда, алкогольле продукцияне реализацияләгәндә, кабул итүне раслау яки кабул итүдән баш тарту турындагы мәгълүмат бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (алга таба – БДАМС) теркәлмәгән булуы ачыкланган.
Кибеттә алкоголь продукциясе әйләнештә булган, аңа мәгълүмат БДАМСта теркәлмәгән, әлеге продукцияне җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы озата баручы документлар тапшырылмаган.
Бу очракта шәхси эшмәкәр К. закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычы барлыкка килә торган эшчәнлекне гамәлгә ашыра дип уйларга нигез бар.
Законнарны бозучыга карата РФ КоАП 14.16 маддәсенең 2 өлеше (этил спирты (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукциянең Федераль законда билгеләнгән җитештерү һәм әйләнешенең легальлеген раслый торган документларсыз әйләнеше) һәм РФ КоАП 14.19 маддәсе (өлкәдә дәүләт исәбен бозу) буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде. Карарлар кабул итү өчен эш материаллары ТР Арбитраж судына һәм Зәй мировой судына җибәрелде.