Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы муниципаль районы башкарма комитеты белгечләренең хокукый грамоталылыгын арттыру буенча семинар-укулар үткәрде.
Җирле үзидарә органнары муниципаль дәрәҗәдә эшләп килүче кулланучылар хокукларын яклауның мөһим элементы булып тора. Җирле үзидарә органнарына кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карау, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аларга консультация бирү, кулланучылар хокукларын (кулланучыларның билгесез даирәсен) яклап судларга мөрәҗәгать итү, кулланучылар хокукларын яклау буенча муниципаль программалар эшләү вәкаләтләре бирелгән.
Укыту чаралары Башкарма комитет хезмәткәрләренең кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылыгын арттырырга мөмкинлек бирә һәм киләчәктә кулланучыларның законнарда билгеләнгән хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыра.