Күчмә бәяләү гамәлгә ашырылды

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Илшат Бәдретдинов «Балкыш» ҖЧҖнең  (Кукмара районы) сәүдә объектларында шартларның лицензия таләпләренә туры килүен бәяләде. Әлеге чара РФ субъекты башкарма хакимияте органы тарафыннан алкоголь продукциясен ваклап сатуны лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү кысаларында үткәрелә.

Чараны үткәргәндә сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды, атап әйткәндә:

- «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү хакында»1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның төп моментлары аңлатылды;

- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы;

- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре һ. б.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International