Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Кукмара муниципаль районында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча башкарма комитет белгечләре өчен семинар үткәрде.
Катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чарада катнашучыларга «Вестник потребителя Татарстана» газетасы нөсхәләре һәм кулланучылар өчен белешмәләр тәкъдим ителде.