Укучыларга кулланучылар хокуклары турында сөйләделәр

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

2025 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында контроль-инспекция бүлеге белгече Кадрия Галиева ТР Баулы муниципаль районының Ю.А. Гагарин исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына класс сәгате үткәрде.

Очрашу барышында балалар Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законы белән таныштылар.  Территориаль орган хезмәткәре түбәндәгеләрне аңлатты:

- товарларда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар хокуклары,

- тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру һәм кире кайтару хокукы турында,

- товарларны дистанцион сату ысулы турында,

- товарның гарантияле сроклары турында һ. б.

Укучыларга, кулланучының таләпләре канәгатьләндерелмәгән очракта, хуҗалык итүче субъектларга язма дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә, аны алу турында расписка белән тапшырырга яисә тапшыру турында заказлы хат белән почта аша җибәрергә кирәклеген аңлаттылар.

Укучыларның үзләренең кулланучылар хокукларын яклау буенча белемнәрен гамәлдә мөстәкыйль кулланырга, кибеттә үз-үзләрен дөрес тоту юлларын табарга, кулланучылар хокукларын яклауның төп механизмнарыннан файдаланырга өйрәнүләре мөһим.

Чара азагында укучылар төрле ситуацияләрдә эш итү кагыйдәләре буенча файдалы мәгълүмат, Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация алу өчен территориаль органнарның контакт мәгълүматлары белән кулланучылар өчен белешмәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International