Балтач районының Норма авыл җирлегендә халыкны күчмә кабул итү булды

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Балтач муниципаль районының Норма авыл җирлегендә чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә килүчеләрне кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы сораулар кызыксындырды:

- сатып алганнан соң бер атна үткәч, товар сафтан чыкса, нишләргә?;

- алдан түләнгән товарны китерү срокларын бозган очракта нишләргә һәм башкалар.

Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә әлеге хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International