Әлки районы авыл җирлегендә укыту семинары уздырдылар

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Базарлы Матак авыл җирлегендщ җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 44 статьясы нигезендә җирле үзидарә органнары:

- кулланучыларның мөрәҗәгатьләрен карарга, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аларга консультация бирергә;

- кулланучылар (кулланучыларның билгесез даирәсе) хокукларын яклап судларга мөрәҗәгать итәргә һ. б. бурычлы.

Семинар барышында Татарстан Республикасы дәүләт программасының «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын һәм РФнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына бәйле башка мәсьәләләрне карадылар.

Танышу өчен белгечләргә «Вестник потребителя Татарстана» газетасының номерлары һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International