Гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Кукмара муниципаль районының Каркүз авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов үткәрде. Алда торган кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителде.

Халыкны төрле сораулар борчый, шул исәптән техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары, аяк киеме, мебель һ.б. товарларда җитешсезлекләр килеп чыкканда хокуклар турында. Яңгыраган барлык сорауларга гражданнар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар нигезендә бозылган хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе турында җентекле җаваплар һәм аңлатмалар алдылар.

Күчмә кабул итүнең максаты - халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү, кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәле һәм һәркем файдалана алырлык системасын булдыру. 

Авыл җирлекләрендә үткәрелгән мондый чаралар, күчмә кабул итүләр уздыру кирәклеген күрсәтә, чөнки гражданнарның барлык категорияләре дә үз хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белемгә ия түгел.

Чара мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International