Алкоголь продукциясен законсыз сату факты буенча административ тикшерү үткәрелә

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Әлмәт территориаль органына «В» кафесында алкоголь продукциясен (төрле исемдәге сыра һәм сыра эчемлекләрен) законсыз рәвештә ваклап сату факты буенча гражданин С.га карата административ хокук бозу турында материал керде. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 46 шешә (20,77 литр) тәшкил итте.

«Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» 171-ФЗ номерлы Федераль законның (алга таба - 171-ФЗ номерлы Федераль закон) 16 статьясы нигезендә сыраны, сыра эчемлекләрен, сидрны, пуарены һәм әче балны ваклап сатуны бары тик оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр генә гамәлгә ашыра ала.

171-ФЗ номерлы Федераль законның 26 статьясындагы 1 пунктында физик затлар тарафыннан алкоголь продукциясен һәм (яисә) өй шартларында җитештерелгән этил спирты булган продукцияне ваклап сатуны тыю билгеләнгән.

Шул рәвешле, граждан 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16, 26 статьялары таләпләрен бозган. Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ КоАП 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган (физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз рәвештә ваклап сату). 

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International