Кайбыч районында гавами тыңлаулар узды

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

2025 елның 19 февралендә Кайбыч муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык тыңлаулар узды.

Чарада эшмәкәрләр, алкоголь базарында катнашучылар, район хакимияте вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясен Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Рифат Сөнгатуллин һәм контроль –инспекция бүлеге башлыгы Лала Мирасова тәкъдим итте.

Чараны ачып, Рифат Сөнгатуллин, тыңлаулар, барыннан да элек, контроль органнары һәм эшмәкәрлек бергәлеге арасында конструктив диалог урнаштыруга юнәлдерелгән, дип ассызыклады.

Аннары ул алкоголь базарындагы типик хокук бозулар һәм аларны булдырмау өчен күрелергә тиешле чаралар турында сөйләде. Шул ук вакытта хокук бозуларның төп сәбәпләре законнарны тиешенчә белмәү яки үз вазыйфаларын үтәүгә кимсетеп карау, дип билгеләп үтте.

Шуңа бәйле рәвештә территориаль орган башлыгы персоналны өйрәтүгә һәм дисциплинаны контрольдә тотуга күбрәк игътибар бирергә киңәш итте.

Үз чиратында Лала Мирасова эшмәкәрләргә «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып, дистанцион консультацияләр алу мөмкинлеге турында, шулай ук контроль органнары карарларына судка кадәр шикаять бирү процедурасы турында искәртте.

Аннары шәхси эшмәкәрләр алкоголь продукциясен сатканда очраша торган конкрет ситуацияләрне һәм проблемаларны карадылар.

Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының «Дәүләт контроле (күзәтчелеге)» бүлегендә урнаштырылган профилактик материалларның бөтен комплексын тәкъдим иттеләр (http://gosalcogol.tatar.ru/rus/).

Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина эшмәкәрләр белән мондый очрашулар үткәрүнең актуальлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International