«Балык йорты» кибетендә семинар уздырдылар

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында әйдәп баручы белгеч-эксперт Ирина Галимова шәхси эшмәкәр А.Ф. Хәлилованың (Теләче) «Балык йорты» кибете сатучылары өчен семинар үткәрде. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү турында сөйләштеләр.

РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре турында фикер алыштылар, сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләренә аерым басым ясадылар. Чара азагында кулланучылар өчен товарлар һәм хезмәтләр турында төрле брошюралар һәм буклетлар тараттылар. Аларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International