Күп функцияле үзәктә кулланучылар белән чираттагы очрашу узды

2025 елның 21 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре халык арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау максатыннан гражданнарны даими кабул итәләр. Чираттагы очрашу 2025 елның 21 февралендә Балтач муниципаль районының күпфункцияле үзәге филиалында узды.

Кулланучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, сәүдә кагыйдәләре аңлатылды. Гражданнарның кызыксынуы артуны исәпкә алып, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 26.1 маддәсе нормасы (товарларны дистанцион рәвештә сату ысулы) җентекләп аңлатылды. Кулланучыларның тиешле сыйфатлы товардан баш тарту хокукы аны тапшырганчы теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырганнан соң җиде көн дәвамында мөмкин. Әгәр тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат товарны китерү вакытында язма рәвештә бирелмәгән булса, кулланучы товарны тапшыру вакытыннан алып өч ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International