Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә авылының сәүдә комплексында чираттагы тапкыр кизү тору оештырды.
Гражданнар күпләп җыела торган урыннарда кизү тору оештыру нәтиҗәсендә кулланучылар базарында эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләрнең гамәлләренә яисә гамәл кылмауларына керә торган мөрәҗәгатьләр саны кими.
Кизү тору вакытында Кулланучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Аерым алганда, сатып алучыларга товарда җитешсезлекләр табылган очракта, шул исәптән кулланучының касса яки товар чегы булмаса, сатучыга дәгъва белдерү тәртибен аңлаттылар.
Чара барышында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә мөстәкыйль өйрәнү өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә екагылышлы мәгълүмати материаллар таратылды.