Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен уртак күчмә чара уздырдылар

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Башкарма комитетның икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге җитәкчесе һәм белгече, «Татспиртпром» ААҖ вәкилләре белән берлектә Азнакай шәһәрендә хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә карата күчмә чара үткәрделәр.

Чара хуҗалык субъектлары тарафыннан Республикада җитештерелгән алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча индивидуаль эш алып бару максатында уздырылды.

Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә алкоголь һәм спиртлы продукция өлкәсендәге законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары турында мәгълүмат бирелде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таләпләренә, сәүдә кагыйдәләренә аңлатмалар бирелде.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль булган мәгълүмати материаллар – истәлекләр, брошюралар һәм газеталар тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International