Тартып алынган продукция үрнәкләре тикшерүгә җибәрелде

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы тарафыннан Административ хокук бозу һәм административ тикшерү уздыру турында эш кузгатылган.

Васильево шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче хатын-кызның өеннән 1 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынган. Продукция тикшерү үткәрү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына тапшырылган. 15.12 маддәсенең 4 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Әлеге продукциягә экспертиза билгеләнгән. Алынган продукция үрнәкләре тикшерүгә, ГОСТка туры килү предметына һәм кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыруны билгеләүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International