Көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләштеләр

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Биектау территориаль бүлеге идарәсенең белгеч-эксперты Тәнзилә Хәлиуллина Арчадагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар белән очрашу үткәрделәр. Чарада директор Рәисә Хөснетдинова һәм социаль хезмәткәрләр дә катнашты.  

Чара барышында түбәндәге темалар турында фикер алыштылар:

- сатып алучыларны алдау ысуллары,

- сәүдә оешмаларында сатып алучыларның хокукый хәле,

- тиешсез һәм тиешле сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе турында аңлатмалар бирелде,

- хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хокуклар турында аралаштылар,

- товарларны маркировкалау турында сүз барды,

- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә уздырылган дегустацияләр нәтиҗәләре турында,

- законнардагы яңалыклар һәм башкалар турында.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен практик яктан карап, мисаллар китерделәр.

Тыңлаучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр, шәхси тәҗрибәләреннән мисаллар сөйләделәр. Барлык катнашучыларга компетенция чикләрендә җаваплар бирелде. 

Очрашу җылы атмосферада узды, тыңлаучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә алынган файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International