Баулы шәһәренең Мәдәният йортында уртак профилактик чаралар уздырылды

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

«2024 елда Баулы муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында» Баулы муниципаль районы Советының 58 нче утырышы булды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов катнашты.

Мәдәният йорты фойесында шәхси эшмәкәрләр, район предприятиеләре һәм оешмалары әзерләгән күргәзмә эшләде. Биредә җирле җитештерүчеләрнең продукциясе тәкъдим ителде - Р.А. Садыйков КФХ, «Баулы он тарту комбинаты» ҖЧҖ, «Баулы икмәк заводы» ҖЧҖ һәм башкалар.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы муниципаль районының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге баш белгече Эльвина Хәйретдинова белән берлектә эшмәкәрләр белән аңлату эшләре үткәрделәр. Кулланучыларның төп хокуклары, сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең бурычлары, кулланучылар хокукларын бозган өчен җаваплылык һәм алар белән бәхәсләрне хәл итү ысуллары турында сөйләштеләр, гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр һәм мәгълүмати буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International