Район гражданнарының кулланучылар хокуклары мәсьәләләре буенча күчмә консультация үткәрелде

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Хокукый грамоталылык гражданнарның үз хокукларыннан намуслы файдаланырга, бурычларын үтәргә, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен законлы ысуллар белән якларга мөмкинлек бирә торган белем дәрәҗәсеннән гыйбарәт. Кайчагында кешеләр кемгә мөрәҗәгать итәргә, нинди хокуклары яки бурычлары барлыгын белми. Проблеманы үзләре хәл итәргә тырышалар, һәрвакытта да намуслы киңәшләрдән файдаланмыйлар, нәтиҗәдә проблема катлаулана.

Моны булдырмас өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Чирмешән районындагы сәүдә объектларының берсендә чара үткәрде. Халыкка нәрсәне эшләргә, ә нәрсәне эшләмәскә, вәзгыятьне ничек хәл итәргә, нинди ысуллар бар, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк һәм мөмкин икәнен аңлатты. Белгеч гражданнарга катлаулы әйберләр турында гади итеп сөйләде, мисаллар китерде, ә аннары белемнәрне ныгыту өчен сораулар бирде.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле юнәлешләр буенча истәлекләр, буклетлар тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International