«Кулланучы һәм аның хокуклары» темасына мәгълүмати-агарту әңгәмәсе үткәрелде

2025 елның 28 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре 2нче Чирмешән урта мәктәбенең 7 һәм 8 сыйныф укучылары өчен «Кулланучы һәм аның хокуклары» дигән темага  мәгълүмати-агарту әңгәмәсе үткәрде. Балалар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ канунының кайсы елда кабул ителүен, гарантия срогы һәм яраклылык срогы нәрсә булуын, кибеткә нинди товарларны кайтарырга мөмкин булуын, кулланучылар хокукларын нинди кануннар яклавын белделәр. Укучылар «Кулланучы хокуклары» викторинасы сорауларына җавап биреп, алган белемнәрен ныгыттылар.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге төрле юнәлешләр буенча мәгълүмати-белешмә материаллар (белешмәләр, буклетлар) тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International