Гимназиядә кулланучылар грамоталылыгы дәресе үткәрелде

2025 елның 4 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы муниципаль районының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге баш белгече Эльвина Хәйретдинова белән берлектә Баулының 4 нче гимназиясендә хокукый грамоталылык дәресе үткәрделәр.   

Белгечләр укучыларны, кулланучылар буларак, хокуклары белән таныштырдылар, товар һәм хезмәтләр сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын үтәүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Чараның төп максаты - укучыларның кулланучылар хокукларын яклау, куллану культурасын тәрбияләү, кулланучылар өлкәсендә хокукларны һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау процедурасы һәм механизмы турында төгәл күзаллаулар формалаштыру һәм үзләренең кулланучылар хокукларын мөстәкыйль яклый белү өлкәсендә белемнәрен арттыру.

Чара барышында укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы номерлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International