Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан кооператив институты студентлары өчен семинар үткәрделәр.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне 2025 елда «Гадел рәвештә тотрыклы яшәү рәвешенә күчү» девизы астында уздырыла.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча актуаль темалар каралды. Көн саен, сатып алулар ясаганда яки теге яки бу хезмәтләр алганда, без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Цифрлы технологияләр үсеше заманында сату-алуның дистанцион алымнары торган саен популярлаша бара, шуңа күрә товарның сыйфатын, аның рекламада яки җитештерүче (сатучы) сайтында белдерелгәнгә туры килүен һәрвакытта да урында гына тикшереп булмый.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар студентлар игътибарына аларның үз хокукларын һәм якыннарының хокукларын яклау белән кызыксыну күрсәтү максатларында гамәли яктан тәкъдим ителде. Тормыштан мисаллар китерелде.
Алкоголь продукциясен кертү үзенчәлекләре һәм тәртибе, БДАМС системасында исәпкә алу һәм «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» 171-ФЗ номерлы Федераль законы; Россия Федерациясе законнарын аеруча еш очрый торган хокук бозулар һәм барлыкка килә торган конфликтлы ситуацияләр каралды.