Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез!

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Әлбәттә, хатын-кызларга чәчәкләр кабул итеп алу бик күңелле. Җырда җырланганча – хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез! Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре чәчәк сату белән шөгыльләнә торган берничә сәүдә объектында булдылар һәм аларны сатканда сатучының бурычларын искә төшерделәр.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 8 маддәсе нигезендә, сатучы кулланучыга товарның төп куллану үзенчәлекләре, саклау кагыйдәләре һәм шартлары турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирергә тиеш. Әгәр мондый мәгълүмат бирелмәсә, кулланучы тиешле срокта килешүне үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы (РФ Законының 12 маддәсе). Әгәр чәчәк бәйләме сатып алганнан соң икенче көнне үк шиңгән икән, бу тиешле сыйфат булмавын күрсәтә. Сатып алучы букетны кире кайтаруны яки аны алыштыруны таләп итәргә хокуклы. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 18 маддәсе нигезендә, сатучы гаебе белән товарның сыйфаты начараю сатып алуга тотылган акчаларны кире кайтару өчен нигез булып тора.

Сатып алынган чәчәкләр төсе, күләме яисә мондый товарның кимчелекләренә бәйле булмаган башка характеристикалары буенча кулланучыга туры килмәгән очракта, кулланучы аларны алмаштыруны яисә ундүрт көн эчендә кире кайтаруны таләп итә алмый, чөнки мондый товарлар алмаштырылырга тиешле булмаган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә кертелгән.

Күп кенә букетларны полипропиленнан ясалган пластик төргәкләргә төрәләр, ләкин гражданнар экология файдасына чәчәкләр өчен пластик төргәкләрдән баш тарта башладылар. Экспертлар исә чәчәкләрне төргәксез бүләк итәргә өнди, ләкин бу инде зәвык эше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International