Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерү максатларында, республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә авылының күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды.
Күпфункцияле үзәккә килүчеләргә һәм хезмәткәрләргә товарлар сатканда һәм хезмәтләр күрсәткәндә гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде, кулланучылар законнары нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды.
Гражданнарны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең кулланучылар базарында үзен ышанычлырак хис итәргә, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алуга җентекләбрәк һәм сакчылрак карарга мөмкинлек бирә, гражданнарны бәхәсле хәлләрне мөстәкыйль хәл итәргә этәрә.
Чара барышында «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» темасына сораулар каралды, гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Һәр конкрет ситуациядә кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законы нигезендә аларның хокуклары аңлатыла. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм белешмәләр таратылды.