Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре профилактик чаралар уздыру өчен Питрәч муниципаль районында булдылар. Алар Кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы өлкәсендә хокукый грамоталылык һәм хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү өчен халык һәм бизнес вәкилләре белән очрашулар оештырды.
Чарада катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп аспектлары белән таныштылар. Өстәмә рәвештә барлык катнашучыларга мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.
Моннан тыш, хезмәткәр 24 позиция буенча социаль әһәмиятле туклану продуктларына бәяләр мониторингын үткәрде.