Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас муниципаль районының авыл җирлекләре белгечләре өчен, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, укыту семинары оештырды. Семинарның темасы «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» дип аталган иде.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 44 маддәсе нигезендә җирле үзидарә органнарына кулланучылар хокукларын яклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрү вәкаләтләре бирелде. Җирле администрацияләр кулланучыларның шикаятьләрен карарга, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аларга консультация бирергә, шулай ук шикаятьләр нигезендә хокук бозулар ачыклангач, товарларның (хезмәтләрнең) сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тикшереп тору турында тиешле федераль башкарма органнарына хәбәр итәргә хокуклы.
Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закон нигезләмәләре аңлатылды, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 маддәсе белән көйләнә торган ваклап сату-алу килешүе аша товарларны дистанцион сатуга аерым игътибар бирелде. Җирле үзидарә органнары белгечләре, Спас районында яшәүчеләр арасында тарату өчен, белешмә һәм мәгълүмати материаллар алдылар. Бу материаллар рекомендация характерында, алар кулланучыларга үз хокукларын яклау өлкәсендә кирәкле мәгълүматлар алырга ярдәм итәчәк.