Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның җирле бүлеге вәкилләре белән берлектә, Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендәге «ПортМаркет» кибете хезмәткәрләре өчен укыту чарасы оештырдылар. Чара Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган иде.
Очрашуның төп бурычы - сатучыларга кулланучылар хокукларын яклауны җайга сала торган закон нормалары, шулай ук бу Халыкара көнне бәйрәм итүнең әһәмияте турында мәгълүмат бирүдән гыйбарәт иде.
Чара барышында катнашучылар продукциягә бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре буенча аңлатмалар алдылар, сатып алучыларга товар һәм сатучы турында төгәл һәм тулы мәгълүмат бирү механизмы турында белделәр. Продуктларның яраклылык срокларын һәм аларны саклау шартларын контрольдә тотуның мөһимлегенә, шулай ук клиентларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Моннан тыш, кибеткә килүчеләр арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар турында белешмәләр булган мәгълүмати материаллар —брошюралар таратылды.